Бибисара Саләм кызы Галиуллина – тыл хезмәткәре, РФ хезмәт ветераны. 1930 нчы елның 1 сентябрендә Апас районы Үтәмеш авылында икенче бала булып, колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Сугыш башланганда Бибисара апага бары тик ун яшь була. 11 яше тулган көн анын өчен бәйрәм түгел, ә иң авыр көннәрнең берсе булып, кыз бала йөрәгенә тирән яра сала. Бу көнне аның әтисен сугышка алып китәләр. Шул көннән башлап кечкенә Сара өчен әтисез авыр тормыш башлана. 1943 нче елның 31 нче августы бу гаиләгә кара кайгы, әтиләренең үлгән хәбәрен алып килә.
Тырыш, батыр кызны үгез җигеп җир сөрү, бүрәнә ташу кебек авыр хезмәт чыныктыра гына. 15 яшендә аны җаваплы әшкә, колхозда кладовщик итеп куялар. 1956 нчы елда бу гаилә Апаска килеп төпләнә. 2 ел заготконторада завсклад булып эшләгәннән соң Бибисара апаны райпо системасына әшкә алалар. Монда да ул үзен тырыш, намуслы хезмәткәр иҗеп таныта. Куйган хезмәтләре өчен ул «Отличник советской потребительской кооперации» значогы, «Ветеран труда» медальләре белән бүләкләнә.