Хезмәт ветераны, Галәүтдинова Кайнәт Бари кызы, 1931 елның 1нче ноябрендә Морзалар авылында колхозчы гаиләсендә туган.1941 елның җәендә сугыш башланганын белдек.
Ул чагында мин бик яшь,3-4 нче класста укый идем.Сугыш башланганга бик кайгырдык.Сугышка без нең өйдән әтием Галиуллин Бари, абыем Галиуллин Габделһади (1924 елгы) киттеләр Аларны озатканда әнкәй,мин һәм дүрт малай елап калдык. Сугыш чорында бик авыр яшәдек.Ашарга булмады кычыткан ашы,черек бәрәңге ашап үстек.7 классны бетергәч кырга эшкә чыктык,колхоздагы төрле авыр хезмәтләрдә өлкәннәр белән беррәттән эшләдек.Кая кушсалар шунда чүп утый идек,ә аннары башак җыйдыралар иде.Кырда яшелчәләр: чөгендер,кәбестә,бәрәңге үстерә идек.4 ел плугарь булып булып эшләдем.Әти сугыштан кайткач бригадир булып эшләде. Хәзерге вакытта яшьләргә тыныч тормыш телибез. Сугышлар булмасын,без күргәннәрне күрергә язмасын.Илләр-көннәр тыныч булсын,барыбызда исән-сау булыйк. Бездән теләк шул!