Елховой авыл тарихы музее хезмәткәрләре сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән тыгыз элемтәдә яшиләр. Сугыш вакытларының ачысын – төчесен татыган авылның иң хөрмәтле кешеләренең бүгенге яшәү рәвеше, көн – күреше кызыксындыра аларны, берәр нәрсәгә мохтаҗлык, ярдәм кирәкмиме икән дигән уйлар белән баралар алар. Әмма бүгенге матур дөньяда өлкән буынга бер рәхәтләнеп яшьлек чорларын искә төшереп сөйләшеп утырудан да зуррак бәхет юк . Яңа ел башы белән музей хезмәткәрләре Гамирова Мөкәрәмә апа янында булдылар. Ул бүгенге көндә Түбән Абдул авылында яшәүче бердәнбер калган, ире сугыш кырларында һәлак булган сугыш ветераны. Мөкәрәмә Хаматгали кызы 1923 елның 16 февралендә Түбән Абдул авылында туа. Авылдашы Гамиров Нигматулла Зәки улына кияүгә чыккач бик озак тормый гына Бөек Ватан сугышы башланып китә. Нигматулла Зәки улы хәрби кеше булганга сугышка ул иң беренчеләрдән булып алына. 1942 елда ул икенче фронтка күчкәндә поездан төшеп, бер генә төн хатыны белән күрешү бәхетенә ирешә, бу аларның соңгы очрашулары була. Шушы очрашудан соң аларның бердәнбер кызлары Мөзәянә дөньяга килә, әмма бу турыда Нигматулла белми кала. Шушы китүдән ул сугыш кырларында батырларча һәлак була. Ә Мөкәрәмә апа бер кулына имчәк баласын тотып ятим кала. Шушы баланы бала арбасына салып, җәй көннәрендә колхоз кырыннан кайтып керми, ә кыш көннәрендә вакыты фермада уза. Мөзәянә дә әнисенә ияреп сугыш тәмамлангач та, эшкә йөреп, әнисенә нәни куллары белән ашлык башаклары җыерга булыша. Ни генә булса да Мөкәрәмә апа иренең үлеме белән килешә алмый, бер кайтмаса –бер кайтыр дип аны көтә. Яшь кызларны үстерүче аналар, Мөкәрәмә апаны һәрвакыт үрнәк итеп куеп кызларын тәрбияләгәндә аның тыйнаклыгын, иренә тугырылык саклавын күрсәтә торган булалар.
Бүгенге көндә Мөкәрәмә апаның дүрт оныгы, җиде оныкчыгы бар. Ул оныкчыкларның да өч баласы бар. Шулай булуга карамастан, ул үз йорты белән үзен – үзе кайгыртып, шуларны кунак итеп күңелле гомер кичерә. Бер үзенә шундый олы нәсел калдыруы, илгә –көнгә яраклы балалар үстерә алуы белән бик горурлана. Әйе аның оныклары да, оныкчыклары да горурланырлык шул. Барсыда сау- сәләмәт, әбиләрен яратып, хөрмәт итеп, матур итеп яши беләләр.