Ганиев Гата Мөхәммәтхан улы 1924 елның 5 маенда Иске Кәшер авылында туган. Шушы авылда яши һәм Сарман Сельхозтехника оешмасында озак еллар шофер һәм тәэмин итүче булып эшли.
Бөек Ватан сугышы башлангач гади солдат булып сугышка китә. Икенче Украина фронтында сугыша. Сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен “Германияне җиьгән өчен” медале белән бүләкләнә.
Иң истәлекле вакыйга – Курск дугасында фашистлар белән каты бәрелеш. Бу сугышта Гата абый әсирлеккә төшә. Шушы вакыйга аның йөрәгендә нык уелып калган.