Ганиев Кави Гани улы Әтнә районы Түбән Шашы авылында 1927 нче елның 14 нче мартында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Сугыш башланганда Кави абыйга 14 яшь була. Әтисе сугышка киткәндә аның әнисе 6 бала белән кала. Тормыш авыр. Аякларында чабата, ашаганнары үлән дә черек бәрәңге була. 14 яшьтән ат җигеп эшли колхозда эшли башлый. Чәчүгә чыга. Урман чыгара. 1944 нче елның 16 нчы февралендә сугышка китә. 16 яше дә тулмаган була әле аның. Алар тау араларында складларны, күперләрне саклыйлар. Шундый бер бәрелеш вакытында снаряд төшеп шартлап ул авыр яралана. 6 ай буе госпитальдә дәваланырга туры килә. Аннан соң аны тылга озаталар. Ул туган авылына 1946 нчы ел 26 нчы ноябрендә әйләнеп кайта. Үзенең туган авылында җиң сызганып эшкә керешә. Тракторчы һөнәрен үзләштерергә укырга җибәрәләр. Укып кайтуга үзенә трактор тапшыралар. Көннәр буе колхозның бәрәңге араларын еру, печән чабу, сенаж ташу һәм башка эшләрдә катнаша. Хезмәте югары бәяләнеп, Мәскәүдә ВДНХ да аның фоторәсеме берничә ел рәттән тора. Тырыш хезмәте өчен бик күп кенә медальләр белән бүләкләнә. 1949 нчы елда Түбән Шашы авылы кызы Нуруллина Галия белән тормыш корып җибәреп, берсеннән берсе тырыш өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзер инде өч кызы да лаеклы ялда. Олы кызлары Сания апа Арчада тора. Гомере буе Арча үзәк китапханәсендә эшләп пенсиягә чыкты. Икенче кызлары Фәния апа күрше урамда гына яши. Алар өч малай тәрбияләп үстерделәр. Өченче кызлары Фәрдия апаның ике улы һәм ике кызы бар. Хәзер Кави абыйның 6 оныгы үз гаиләләре белән яши. Шул оныклардан 9 оныкчыгы үсеп киләләр. Бүгенге көндә ул кече кызы Фәрдия апа тәрбиясендә гомер кичерә.18 ел элек бу дөньядан киткән тормыш иптәше Галия апаны гына юксына ул. Ә шулай да аның барлык җире җитеш. Йорт җирләре таза, киемнәре чиста, ашарына кайнар ризыклары һәрвакыт әзер. Балалары кирәк вакытта хастаханәгә яки шифаханәгә алып барып кына торалар. Аяклары сәламәт булганда 5 вакыт намазын калдырмады, һәр көн мәчеткә йөрде. Ә хәзер оныклары гает көннәрендә, Җиңү көннәрендә митингка машинада йөртәләр.