Ганиев Мөхәммәтхан Габделгани улы 30.11.1883 елны хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Авылның мөхтәрәм кешесе,бик тә хәтерле,укымышлы булган. Иске Кәшер авылы тарихы турындагы байтак кына язмаларны аның сөйләгәне буенча язып калдырганнар. Мөхәммәтхан хатыны Шәмсируан белән өч батыр уллар тәрбияләп үстергәннәр. Уллары : Биктимер 1914 елгы, Габдрахман 1918 елгы, Гата 1924 елгы. Ул 06.10.1970 елны вафат булган, Иске Кәшер авылында җирләнгән. Өч малае да Бөек Ватан сугышында катнаша.