Гарифуллина (Гарипова ) Рәхимә Гариф кызы 1924 нче елда хәзерге Сарман районы Боламык авылында туа. Башлангыч белемне Мортыш Тамак авылында алып, урта мәктәпне Сарманда тәмамлый. 1956 нчы елда Иске Кәшер авыл китапханәсе мөдире булып эшли башлый. Читтән торып Алабуга мәдәният училищесын тәмамлый. Ул үзенең эшен бик яратып, җиренә җиткереп башкара. Төрледән- төрле масса чаралар үткәрә, укучылар составы тулыландыра.
Ул чорларда китапханәләрдә пропаганда һәм агитациянең төрле формаларыннан файдаланып, авыл халкы арасында мәдәният –агарту эше көчле алып барыла. Эзләнү, иҗади активлык, һәрвакыт яңалык, алдынгылыкны күтәреп алу, халык арасында эшләүдә прогрессив башлангычларны үзләрендә куллану характерлы күренеш булып тора. Гарипова Рәхимә шушы эшләрнең уртасында кайнады һәм эшләде.
Эшләгән чорларында район газетасы битләрендә китапханә тормышын һәрдаим яктыртып барды. Бүгенге көндә дә әлеге мәкаләләр китапханә тарихы альбомнарында саклана.
Рәхимә Гариф кызы китапханәгә килүчеләрне ачык йөз , тәмле тел белән каршы алып, аларга китаплар сайлап алырга булыша. Төрле тематик кичәләр, диспутлар, язучылар белән очрашулар еш үтә ул вакытларда. Хезмәтен хөрмәтләп бик күп грамота, дипломнар, мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. 1967 нче елда “Иң яхшы китапханәче” исеме бирелә.
1981 нче елның октябрь аенда лаеклы ялга чыга.