Гарифуллина Мөнәвәрә Әхмәдулла кызы 1923 елның 25 июнендә Иске Кәшер авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1935 елга кадәр ялгыз хуҗалык булалар, 1935 елда колхозга керәләр. 1935-1938 елларда Иске Кәшер тулы булмаган урта мәктәбендә укый. 1938-1941 елларда Минзәлә педагогия училищесында белем ала.
1941-1943 елларда Күтәмәле җидееллык, 1943-1947 елларда Иске Кәшер тулы булмаган урта, 1947-1950 елларда Янурыс җидееллык мәктәпләрендә укыта. 1951-1952 елларда гаиләсе белән Саратов шәһәрендә яши. 1952-1954 елларда Иске Әлмәт җидееллык мәктәбендә эшли. Читтән торып 1949-1954 елларда Алабуга укытучылар институтында укый. 1954 елдан пенсиягә чыкканчы Иске Кәшер мәктәбендә укытучы, завуч була.
Халык мәгарифе отличнигы (1970). Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы (1973).