Гарипова Гөлсинә Гарип кызы 1930 елның 18 нче маенда Сарман районы Шыгай авылында туа. Җиденче классны тәмамлагач, Алабуга училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, Гөлсинә апаны Саба районына эшкә билгелиләр. Саба районында озак эшли алмый, чирли. 1948-1949 нчы елларда Теләче авылында балалар йортында эшли. 1949-1951 нче елларда Мөслим китапханәсенең балалар бүлеге мөдире була. 1951 елда үз теләге белән Нөркәй авылы китапханәсенә эшкә кайта, шунда кияүгә чыга. Гөлсинә апа китапханәдә бик күп масса-чаралар үткәрә, авыл советы эшләрендә актив катнаша. Китапханәдә 34 ел эшләү дәверендә бик күп мактау грамоталары, рәхмәт хатлары ала.1985 елда лаеклы ялга чыга.
Гөлсинә Гарип кызы- бүгенге көндә Нөркәй авылында улы һәм килене белән бергә яши.