Мустафина Резеда авылдашы Гарипова Мәдинә апа турында сөйли:
“Гарипова Мәдинә Гарип кызы, 1919 елда Теләнче – Тамак авылында туа. ....1942 елның апрель. Мәдинә Гарипованың Бөек Ватан сугышы фронтына үзе теләп китү турында район мәгариф бүлегенә һәм хәрби комиссариатка биргән гаризасы канәгатьләндерелә. Ватанны сакларга үзе теләп китүчеләр арасында Нөркәй урта мәктәбе өлкән пионер- вожатые,комсомолка Мәдинә апа белән бергә районнан 10 кыз китәләр. Райондаш кызлар сугышта да бергә булырга сүз куешалар. Әмма хәрби эш,аларны төрле юнәлешкә китәргә мәҗбүр итә. Хәер,кайсы участокта булмасын, һәммәсенең максаты бер:дошманны тизрәк тар- мар итәргә!!! Мәдинә апа, Мәскәүне саклауга бәйле булган иң җаваплы участокларның берсенә җибәрелә. Башкалар белән бергә, Мәскәүдән 80 км ераклыкта урнашкан хәрби һава күзәтү пунктындагы ирләрне алыштыралар. Ә ирләр фронтның “алгы сызыгына” җибәрелә. Мәдинә апа да, сугышчан дуслары ярдәмендә, үз эшенең остасына әверелә. Моның өчен ул күп тапкырлар командованиеның рәхмәтен ала, “Отличник службы” значогы белән бүләкләнә. Сугыш беткәч, исән-сау Нөркәй авылына әйләнеп кайта. Немец – фашистлар армиясен тар – мар итүдә, туган җиребезне алардан чистартуда үзеннән лаеклы өлеш керткән Мәдинә апа Гарипованы “ Германияне җиңгән өчен” медале һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр”.