Халисә апа Апаста туа. Балачагы шунда үтә. Ул укытучылык һөнәрен үзләштерә. Халисә апаны Урта Балтай мәктәбенә биология укытучысы итеп билгелиләр. Шушы авылда ул үзенең гомерлек яры – Әкрам абый белән таныша һәм тормышка чыга. Бергә тату, матур тормыш итәләр. 1 малай, 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Сугыш вакытында төрле эшләрдә эшли. Намус белән хезмәт итә. Түбән Балтай авылында үрнәк гаилә булып гомер кичерәләр. Бүгенге көндә Түбән Балтай авылында ялгызы яши.