Мин Олы Әтнәдә 1934елда туган сугыш чоры баласы. Сугыш дигән каһәрле сүз һәр буынның җелегенә төшкән тирән яра ул. Бу афәт безнең нәселгә дә хәсрәтне, мохтаҗлыкны, югалтуны бик күп бирде. Сугыш башланганда миңа җиде яшь иде. “Сугыш башланган”,- дигән хәбәрне ничек, кемнән ишеткәнемне аермачык хәтерләмәсәм дә, әтине сугышка озатканым бүгенгедәй хәтеремдә.
Әтине сугышка 1942 нче елның язында гына алдылар. Әти ул вакытта колхозда бригадир булып эшли иде. Сугыш алды елларында Әтнәнең колхозы бик зур иде. Барысы унике бригада булып, әти шуның тугызынчысы белән җитәкчелек итте. Сугыш башлангач, фронтка бөтен ирләр дә берьюлы китмәде. Кем эшен дәвам итте, кайбер кешеләрне, безнең әтине дә, берникадәр вакыт Арчага хәрби хәзерлекләргә йөрттеләр. Сугышка киткәннән соң аннан бер хәбәр дә алмадык. Шул ук елны, жәй көне, үлүе турында кара кайгылы хәбәре генә килде. Бу хәбәрдән соң аяз көнне яшен суккандай булды. Әниебез бик елады инде. Безне аякка ялгызым ничек бастырырмын, бу авыр тормышны ирсез ничек алып барырмын, дип бик борчылды. Ә без, өметләребезне югалтмыйча, кайчанда булса әтиебезне тагын бер күрербез, аны кочакларбыз, "әтием кайттыңмы?" -дип әйтербез дип, өметләнеп яшәдек. Бу безнең чынга ашмас бер хыялыбыз гына булып калды, әтиебезне башка күрмәдек.
Әнигә без дүрт бала калдык. Сугыш башланыр алдыннан, ике абыем авырып үлеп киткәннәр иде. Ул елларда күп гаиләләрдә балалар шулай авырып үлү очраклары бар иде. Әнинең шул михнәтле еллардагы чыдамлылыгына, сабырлыгына әле дә булса хәйран калабыз Һэм сокланабыз.
Сугышның беренче көннәрендә үк, илебез каршына: «Барысы да фронт өчен»,- дигән лозунг куела. Авылда инде карт-корылар, хатын-кызлар, эреле-ваклы бала-чагалар гына кала. Барлык авыр хезмәт хатын-кызлар, яшүсмерләр өстенә кала. Әниләр басу-кырларда көч түксәләр, йорттагы барлык хезмәт: мичкә ягар өчен кышлык ягулык әзерләү,бәрәңге бакчасын карау, өйдәге кечкенә балаларны багу безгә -10-12 яшьлекләргә йөкләнде. Әниләр таң белән чыгып китәләр, караңгы төшкәч кенә кайталар. Чөнки, әниләр басу- кырларда фронтка алынган ирләрне дә, тракторларны да, атларны да алыштырдылар.
Без-балалар, көндез мәктәпләрдә белем алдык. Мәктәпкә барырга без ашкынып тора идек. Әрле-бирле киемнәрне киеп, салкын өйдән салкын мәктәпкә барып утыру, билгеле, рәхәт булмады безгә. Шуның өстенә, тамагыбыз да ач. Ярый әле, мәктәптә бераз ашата торганнар иде. Укырга да шул ашатуга кызыгып бара идек инде. Кайнар аш ашагач, ничектер салкын мәктәптә рәхәт, җылы кебек тоела иде. Башлангыч классларда укытучыбыз Гыйззәтуллина Фатыйма апа иде. Соңрак, 5-6 сыйныфларда, Бариева Бәдәр апа укытты. Һәр сыйныф саен 25-30 бала укый иде. Параллель сыйныфлар да икешәр, өчешәр иде. Укулардан соң өйләргә таралышмадык. Сыйныф җитәкчебез белән бергә колхоз басуына башак җыярга, бәрәңге алырга чыга идек. Башак җыярга килгән балаларны басуда әлбәттә инде күзәтеп кенә тордылар.
Авыр еллар булуга карамастан, чыршы бәйрәмен көтеп ала идек. Укытучы апалар, безнең бераз булса да күңелләребезне күрергә тырышыптыр инде, аны уздырмыйча калдырмыйлар иде. Әле дә хәтеремдә, укытучыбыз бәйрәм хөрмәтенә табак белән сыйныфка алып кереп, һәрберебезгә берешәр кабартма өләшеп чыкты. Кабартманын тәмле хуш исе бөтен мәктәпкә таралды.
Мәктәптә гадәттә ул елларда балалар 7-8 нче сыйныфка кадәр генә укыдылар. Чөнки өскә кияргә киемнәр юк, булганнары да тузып беткән. Шул ук өс-башның юклыгы аркасында, кыш көннәрендә, кечерәк балалар урамга чыгып рәхәтләнеп уйный да алмадылар.
Сугыш башлануга һәм аннан соңгы елларда, яшьләре 14-15 кә җиткән яшүсмер егет һәм кызларны ФЗО га җыйдылар. Гадәттә, әтиләре сугышта үлеп калганнарның балаларын алырга тырышалар иде. Бертуган Әхәт абый да шул төркемгә керә иде. Әнинең дә, безнең дә, шул көннән тынычлыгыбыз бетте. Көн узган саен:” Абыебызны алып китәрләр инде”, -дип куркып йөрдек. Бигрәк тә әни борчуга төште. Абыебыз безнең ныклы терәгебез иде. Йорттагы барлык хатын-кызның көче җитмәслек авыр хезмәт күбрәк аның җилкәсенә төшә иде. Әни ничек тә булса абыйны ФЗО га җибәрмәскә тырышып, төрле котылу чараларын эзләде. Шулвакыт безнең бәхеткәдер инде, Әтнә военкоматына атлар кайтардылар. Атларны карарга кеше кирәк иде. Әни военком янына абыйны шул атларны карарга алмас микән,- дип китте. Военком: «Ул баланың атларны җигәргә буе да җитмидер бит әле», -дисә дә, аны эшкә алырга ризалашты. Шул көннән абый атлар карый башлады. Атларны җигеп урманнан утын, шәһәрдән азык-төлек ташып йөрде. Шулай итеп, ФЗО га китүдән дә котылып калды. Авыл советы председателе ачудан абыйның бер ел буе паспортын бирми йөртте. Шул ФЗО мәктәпләренә мәҗбүри китүчеләрдән тыш үз теләге белән хәлләребез, көнкүрешебез бераз булса да җиңеләймәс микән, әниләребезгә акчалата булса да ярдәм итеп булмас микән, дип тә китүче кызлар һәм егетләр күп булды. Ул елларны, шул ФЗО мәктәбен тәмамлагач, аларны мәҗбүри бөтен ил буенча эшкә җибәрүләре турында хәбәрләр дә ишетелеп торды. Киткән кызлар-егетләр кызганыч булса да, без Әхәт абыебызның аннан котыла алуына мең шөкер иттек. Урман кисәргә, торф чыгарырга, окоп казырга да бик күп яшь, җитлегеп тә бетмәгән егетләр һәм кызларны мәҗбүри алып киттеләр ул елларны. Аларның кайберләренә туган авылларына кире кайтырга да насыйп булмаганы да мәгълүм.
Сугыш елларында ачлык белән салкынлык янәшә булдылар. Ягарга ул елларда утын булмады. Без, балалар, кыш ягу өчен Каенсар урманына, бездән ерак булмаган Мәңгәр ягындагы зиратка барып, ауган агачларныңвак ботакларын көлтәләп, иңебезгә салып алып кайтабыз. Каенсарга бик төшмибез, чөнки аны каравылчы саклый. Орлык булмау сәбәпле,колхоз басуларының күбесе ул елларда чәчелмичә буш кала иде. Анда шаулап әрем үсә. Көзгә таба шул әремнәр корый төшкәч, әни арба тартып, мине үзе белән ияртеп, шул басуга юл алабыз. Әни мине калдыра да, үзе эшкә китә. Мин көне буе шул камылларны йолкып, арбага төяп куям. Әни эштән кайтканда яңадан минем янга килә дә арбаны тартып, өйгә кайтып төшәбез. Төн уртасы җиткәч, чират әниләргә җитә иде. Көне буе басуда бил бөгеп эшләгәннән соң, кыш булса билдән кар ерып, әниләр күрше-тирә хатыннар белән җыелышып, басу-кырларга, курка-курка салам алып кайтырга китәләр иде. Без, аларны тотмаслар микән, дип борчылып, тәрәзәдән күзебезне алмыйча, кайтканнарын көтәбез. Әгәр алып кайтканыңны белсәләр, кичекмәстән, җавапка тарталар иде. Әниләр саламны алып кайтырлар иде дә, юлда чәчелеп калган салам бөртекләрен кеше күрмәсен, белмәсен дип, җыярга чыгып китәләр. Ул елларны кешеләр бер-берләренең авыр югалту кайгыларын уртаклашсалар да, аларны үзара тату, дус, бердәм булып яшәделәр дип әйтә алмас идем мин. Чөнки, нинди дә булса сәбәп табып, өйләргә кереп, өең артык жылы булса, өеңне ничек шулай жылыта алдың, дип салам урлап кайтып ягып җылыткандыр әле, дип шикләнеп, тиешле урыннарга җиткерү очраклары да була иде. Авылның түбән очында яшәгән сыйныфташ малайлар һәм кызлар гадәттә, ягарга Күәм ягындагы «Кара чыршы» сазлыкларыннан чанага төяп камыш ташый иделәр. Кайтканда олылар аларның чаналарын бушатып, аларны ватып, балаларны елатып кайтарып җибәрүләре турында мәктәпкә баргач узара сөйләшәләр иде.
Сугыш елларында ачлы-туклы яшәп ничек исән калдык икән без?! Хәзерге тәмледән-тәмле ризыклар белән тулган өстәл өстен карыйм да, күз алдына үзебезнең ашаган ризыклар: ат кузгалагы, акбаш, кычыткан, пычракка бата-бата, чабатаның олтаннары төшеп калганчы җыйган өшегән, черегән бәрәңгеләр килеп баса. Сугыш башланган елны шулай, Соңгыр басуында ни сәбәпледер, колхоз бәрәңгесе алынмыйча калды. Абый, дуслары белән, шуннан өшегән бәрәңге алып кайтырга бара иде. Ул басуга: «Безнең бәхетебезгә калгандыр инде бу бәрәңге»,-дип бөтен халык йөрде ул елны. Язга чыккач, төрле үләннәрдән пешерелгән аш төп ризыгыбызга әйләнә. Бәрәңге тишелеп чыгуга, аның яфракларын салып та аш пешерә торган идек. Төбенә әз-мәз яшь бәрәңгеләр төшә башлауга, бармак башы кадәр генә бәрәңгеләрне казып алып, пешерәбез. Шулай итеп, көзгә кадәр ярты бакча бәрәңгене ашап та бетерәбез. Бәрәңгегә бәйле бер вакыйганы һич онытмыйм. Әни бераз акча туплауга, кирәкле - тоз, сабын, шырпы ише әйберләр алырга Казанга җәяү чыгып китә торган иде. Шулай берсендә, әни киткәнгәбер- ике көн булгандыр инде, әни юк таюк, кайтмый. Без: “ Әни кайтса, бәрәңге пешереп ашар идек,”- дип, аны түземсезлек белән көтәбез. Әни озак кайтмагач, Әхәт абый аны эзләп кайтам,дип чыгып китәргә җыенды. Без үзебез генә идән астыннан бәрәңге алып пешереп ашамасыннар дип, идән асты капкачының бер ягын кадаклап чыгып китте. Гадәттә, идән астына аның бер як капкачын гына ачып төшә торган идек. Абый бераз уйлап җиткермәгән - икенче як капкач кадакланмыйча калган. Абый китүгә без, идән астыннан сеңелем белән, санап кына бәрәңге алып менеп, пешереп ашадык. Ул вакытта олылар өйдә булмаганда без - бала-чагалар, бәрәңгене вак итеп кенә кабыгыннан чистартмыйча тәгәрмәчләп турап, аны юеш килеш кызган мич капкачына ябыштырып, пешерә идек. Ә әни,дүрт - биш көннән соң гына, бернәрсәсез, буш кул белән, елап кайтып төште. Казанда аның бияләй эченә тыккан акчасын күреп алып, караклар бияләе белән бергә урлаганнар.
Җәй көннәрендә әниләр уракка төшкәч, ерак булса да, алар янына барабыз. Яланаяк басуга барып җиткәнче аякларыбыз камылларга киселеп, канап бетә иде. Баруның сәбәбе бер генә- бераз булса да бодай уып ашау. Әниләрне шунда казан асып нәрсә дә булса пешереп ашаталар иде. Учак суынып өлгергәнче, әниләр түрәләр югында башактан уылган бодайны тиз генә шул кызган казанда кыздырып алып, безне ашата торганнар иде.
Миннән кечкенә сеңелем Махидә ничектер үткенлеге, чаялыгы белән миннән аерылып торды. Ул елларда көн саен булмаса да, кибеттә бер кулга күпмедер генә грамм исәбеннән ипи саткалыйлар иде. Кибеткә ипигә кичтән төшеп чират алмасаң ипи алырмын димә. Шулай булса да, олылар бала-чагаларны чираттан өтеп-төртеп чыгара торганнар иде. Бу җаваплылыкны сеңелем үз өстенә алды. Кичтән чират алырга төшеп китә. Кич кибет тыштан бикле. Билгеле инде, ачык һавада бер урында озак басып тору җиңел түгел, әрле-бирле аяк, өс киеме аркылы эчкә суык тиз үтеп керә. Махидә шулай төнгә берничә тапкыр өйгә кайтып җылынып та киткәли. Иртә белән кайтып чиратын безгә тапшырганнан соң, ашамыйча да, мәктәпкә чыгып чаба. Әни аңа баргач ашарсың, дип сумкасына бер телем икмәк кисәге тыгып җибәрә.
Мәктәптә җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң укырга барудан бөтенләй туктадым. Чөнки мин әнигә ияреп басуда анын белән беррәттән хезмәт куя башладым. Ачлы-туклы килеш, аякка чабата киеп басуларда печән чаптым, көзләрен уракка төштем, ашлыкларны чистартып амбарга салуда да катнаштым. Басуда эшләүчеләрне шунда көнгә бер тапкыр ашатып та алалар. Шул ашау белән икенче көнгә кадәр йөри идек. Йорттагы хужалык эшләрен дә әнием миңа курыкмыйча ышанып тапшырды. Хезмәт хакы буларак түләнгән бераз бодайны Мәңгәргә алып барып җил тегермәнендә тартып алып кайтуны миңа куша иде әни. Тегермәнгә Каенсар урманы аша барырга кирәк. Барганда да, кайтканда да урман аша уфалла арбасын тартып чыкканда бераз шурләтсә дә, әниемә булыша алуыма сөенеп арбаның авырлыгын да тоймый идем кебек. Арып-талып кайткач шул оннан бер стакан чамасы он алып, шуны суга салып пешерелгән аштан да тәмле әйбер юктыр кебек тоела иде.
Бәрәңге бакчаларын да көрәк белән казып чыгабыз. Үзебезнекен тәмамлагач, сеңелем белән күрше-тирәләрнең бакчаларын да казып бирәбез. Сыеры булган кеше хезмәтебезгә түләүне ярты чиләк сыек сөт белән түли иде. Моны эшебезгә карата югары бәя дип санадык. Тагын бер вакыйга исемнән бер дә чыкмый. Сугыштан соңгы еллар булгандыр инде. Кибет киштәләрендә бераз булса да, шикәр, хәлвә төсле тәм-томнар күренә башлады. Яз җитеп җирләр бераз кипшерә төшүгә бәрәңге бакчасын казый башларга кирәк. Сеңелем белән бердә казыйсыбыз килми инде. Ат кертергә акчабыз юк. Әни безне шуңа алданып казырлар әле дип , акча каян алгандыр инде, кибеттән хәлвә алып кайтты. Без шул хәлвәне ашый-ашый бакчабызны казып та чыктык.
Сугыш беткән көн дә хәтеремдә сакланды. Без мәктәпкә килүгә безнең барыбызны да җыеп, бер сафка тезеп, Әтнәнең үзәгенә алып менделәр. Хәзерге янгын бинасы урнашкан җирдә ул елларда биек янгын каланчасы бар иде. Бердәнбер урам радиосы Әтнәдә шунда куелган иде. Шулчак пожарныйда эшләүче Хәкимулла абый радионы кабызып җибәрде, диктор сугыш беткән хәбәрне яңгыратып сөйли иде. Олыларның да, балаларның да шатлыклары эченә сыймады. Кем көлде, кем елады…
Сугыштан соңгы елларда тынычлык урнашса да, аның авырлыгы әле тиз генә үзенекен бирмәде. Безнең, әтиләре сугышта үлеп калган гаиләләрнең хәлен балаларга бирелгән пенсия генә бераз җиңеләйткәндәй булды. Без бәрәңге бакчасын кулыбыз белән казыганда әтиләре сугыштан исән кайткан гаиләләрнең бәрәңге бакчаларын ат белән сукаладылар. Пенсия акчасын түләп ат яллаган вакытларда да аннан-моннан гына, өстен генә ертып чыгып сукалап бирәләр иде. Шул сугыштан исән кайткан солдат балалары мәктәптә укуларын дәвам иттеләр. Ә без исә «әти» сүзен үзебезчә эчтән генә әйтеп, тешебезне кысып булса да, авырлыкларга түзеп, сынатмаска тырышып, үзебезнең үҗәтлегебез, тырышлыгыбыз белән үсеп, буйга җиттек. Сеңелем Махидә дә ничек итсә итте, тырышты, урта мәктәпне тәмамлады. Мин исә дөньялар бераз җайлануга 1953 нче елда Әтнәдә ачылган «Крупская» исемендәге тегү әртиленә эшкә урнаштым. Менә шулай авырлыкларны җиңеп, шушы матур, тыныч көннәрне дә күрергә насыйп булды.
Әниебезнең яшьлеге авыр елларда үтсә дә, олы яшькә җитеп гүр иясе булды. Аллага шөкер, үсеп җиткәч тыныч, рәхәт тормышта аны тәрбияләп, аңа кадер-хөрмәтебезне күрсәтеп калдык. Хәзер, үзебез олы яшькә җитсәк тә әниебезне сагынып еш искә алып яшибез. Күңелебез белән шул авыр сугыш елларында безне саклап калганы өчен аңа рәхмәтләр укыйбыз.