Гатин (Әбубакиров) Мәхмүт Гариф улы Беренчемай районы (Әлмәт районы) 1918 елның 27 сентяберендә Түбән Абдул авылында туган. 1931 елда Мәхмүт Гариф улы Иске Баграж - Елхово авылында башлангыч мәктәбенең 4 сыйныфын тәмамлый. ТАССРның Беренчемай районы Кызыл Йолдыз колхозында эшли. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына, укчы була. Хезмәттән соң ук фронтка мобилизацияләнә. Мәхмүт Гариф улы Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үтә.
Сугыштан соң Мәхмүт Гариф улы туган авылына кайта. Сугыштан соңгы авыр елларда колхозны торгызуда катнаша. 1946 елдан 1966 елга кадәр механизатор булып эшли. Авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен Мәхмүт Гариф улы.Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, башка алдынгылар рәтендә ул III Бөтенсоюз колхозчылар съезды делегаты була.1971 елның апрелендә Мәхмүт Гариф улы Ленин орденының югары бүләгенә лаек була.1965 елдан башлап Әлмәт район советына һәм Елхово авыл Советына берничә тапкыр депутат итеп сайлана. 2007 елның 25 июлендә вафат була. Түбән Абдул авылында җирләнгән.






