Гайфетдинов Әхмәтхан Гайфетдин улы 1912 елның 20 августында Уфа губернясы Минзәлә өязе Күтәмәле авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Сугышка кадәр Бибиасма Габделман кызы белән никахлашып 2 балалары дөньяга килә. Сугышка 1941 елның августында алына һәм 77нче укчы дивизиядә укчы булып хезмәт итә.5 ел сугышкан. 3тапкыр авыр яралана( аяк,кул, эче яралана). II группа сугыш инвалиды. Күп төрле медальләр белән бүләкләнә.1945 елда сугыштан кайтып, колхозда фермада, каравылда эшли. Кабат 3 балалары дөньяга килә.