Гайфуллин Язкар Гыйлфан улы 1924 елның 8 августында Сарман районы Иске Кәшер мәктәбендә туган. Иске Кәшер мәктәбен 1939 елны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, Донбасска ФЗО га китә. Сугыш башлану хәбәрен дә Донбасста күмер шахтасында ишетә. Армия сафларына 1942 нче елны алынып, сугыш юлын 4 Украина фронтында башлап җибәрә. Япон самурайларына каршы көрәштән соң, 1947 елны туган авылына кайта. Шул ук елны Сарман райфосында хезмәт юлын башлый. Читтән торып 1956 елны Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын, аннан соң Казан авыл хуҗалыгы институтын кызыл диплом белән тәмамлый. Иске Кәшер МТСында бухгалтер булып эшләгәннән соң, Зәй районы “Чапай”колхозында, “Родина” колхозында баш бухгалтер булып эшен дәвам итә. “Искра” колхозында баш бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыга.
Бүек Ватан сугышы вакытында күрсәткән батырлыклары өчен Гайфуллин Язкар Гыйльфан улы I, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы” орденыны , “Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен”, “Георгий Жуков” медальләре, Почет билгесе ордены белән бүләкләнә.
Язкар Гыйльфан улы сугыштагы батырлыклары өчен Верховный генералиссимусның № 372 приказы белән “За отличное боевое действие” рәхмәт кәгазенә лаек була.
“Суслонгер мәхшәрен дә татыган кеше мин”, - ди ветеран.
Тормыш иптәше Марзыя апа белән 3 малай, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр.