1935 елда Сарман районы Яхшы Каран авылында колхозчы гаиләсендә аваз салганмын. 1941 елда сугыш башлана, әтиебез, безне (еч бала: апама 10 яшь, миңа - 6, энемэ 3 ай) калдырып фронтка китэ.Без әбиебез (әтинәң анасы), әниебез белән ятим калдык. Әни - әти ролен, әби - эни ролен башкардылар. Эшкэ, тормышка аек күз белән карарга өйрәттеләр. Өскә ябарга палас, күлмәк-ыштан тегәргә яраклы итеп киндер суктылар, тула оек тегәргә яраклы итеп тула бастылар. Әткәйдән, ба- байдан калган киемнәрдән тышкы киемнәр тектерделәр, мал асрадылар.
Билгеле, без дә кул арасына керергә тырыштык, алар өйрәттеләр.
Менә 1945 елны сугыш бетте, әмма безнең әткэй кайта алмады, сугыш кырында калды. Мин Знче сыйныфта укый идем. Илдә, авылда шатлык, бәйрәм. Ә безнең гаилэ кайгыда. Безнеә авыл кечкенә, шуңа мәктәп тә дүртьеллык кына. Ә 5нче сыйныфка Карамалы авылына җидееллык мәктәпкә йөреп укыдык. Авыл арасы 6 километр, иртән китәбез, кич кайтабыз, букчада учакта пешкән ике бәрәңге. Шулай да, 50-60 бала иртән җыелышып чыгып китә идек. Буран, җил-давыл дип тормадык, йөрдек, укыдык. 7нче сыйныфны тәмамлагач, өч кыз укытучы булу теләге белән, ак йон носки, чабата киеп Алабуга педучилищесына документлар тапшырырга киттек. Безне озатучы да юк. Ничек кирәк алай Чаллыга барып җиттек. Пристаньны таптык. Яр буенда хозурланып торулар бүген дә күз алдында. Беренче мәртәбә пароход күрү бит. Аңа утырып Алабуга шәһәренә килеп җиттек. Төн. Шулай да училищены эзләп таптык. Ишекләр бикле. Сырган фуфайкаларны салып, аска җәеп, баскычта ятып йокладык. Иртән эшчеләр килеп кенә уяттылар. Кердек, документларны тапшырдык. Икебезне сынаусыз алдылар, ченки 7 сыйныфны “5”легә генә бетергэн идек. Шулай студент булып, дүрт ел үтеп тә китте. Дөрес, җиңел булмады, ташлап кайтырга җыенган чаклар да булды. Әмма тулай торакның коменданты - бик акыллы ханым - безгә әни булды. Үгет-нәсихәтен биреп торды, җибәрмәде, калдырды. Дөрес, стипендия алып уку ярдәм итте. Бу бит иң авыр 1949-1954 еллар иде.
1950 елларда колхоз әнкәйләргә икмәк бирә башлады. Миңа бер арыш капчыгы сохари катырып китерделәр, ул ярты ел ашарга җитте. 4 ел үтеп тә китте. Эшкә җибәрү башланды. Ул ел¬ларда мәктәпкә сугыш чоры балалары керә башлады, ә алар аз. Шул сәбәпле безгә дипломнарны тапшырганчы, яңадан китапханәләрдә эшләү өчен, курслар оештырдылар. Шулай итеп, ике доку¬мент (диплом һәм справка белән) ике юллама бирделәр: китапханәдә эшләү өчен һәм мәктәптә укыту өчен. (Хөкүмәт ул чорда кеше язмышын кайгыртуны үз бурычы итеп санаган). Мин Әлмәткә һәм Баулы районына алдым. Күңелем Баулыга тартты. Мәдәният бүлегенә кердем. Камалетдинов И.С. каршы алды. Өч ел балалар китапханәсендә эшләдем, ә күңел мәктәпкә тарта. Хыялым тор¬мышка ашты. 1нче санлы урта мәктәпкә пионервожатые итеп Поликарпов В.К. приказ тоттырды. Бу 1957 ел. Шул елдан башлап, лаеклы ялга чыкканчы эшләдем. Өч елдан башлангыч сыйныфка укытучы итеп билгеләделәр, аннан сыйныфтан тыш эшләр буенча директор ярдәмчесе, бу елкәдэ 13 ел эшләдем, аннан 1980 елдан 1990 елга кадэр директор хезмәтен үтәдем. Мине мәктәп, укытучылар һәм укучылар коллективы үстерде, тәрбияләде, яшәргә һәм эшләргэ көч-куәт бирде. Мәктәптә эшләү чорында читтән торып институтта укуым да (1958-1964 еллар) эшемә зыян китермеде.
Искиткеч эшләр башкарылган: ашханә төзү, хәрби объектлар, тир, информатика кабинеты, баракларны сүтеп яңа төзелешләр. hep өлкәдә укытучылар, укучылар, ата-аналар, мәктәпкә бер- кетелгән шефлар( ПАХ, “Газспецмашремонт”, УБР, кирпеч заводы (ЖБИ) кече һәм ярдеме белән башкарылды. Белем бирү, хезмәт тәрбиясе спорт тиешле дәрәҗәдә бергә алып барылды. Шуңа күрә тәртилсез. учетта торучы балаларыбыз булмады.
Куйган хезмәтләрем бушка булмады, һәрвакыт бәяләнеп киленде. Татарстан укытучылар съезды делегаты булу да минем өчен зур шатлык иде. “Халык мәгарифе отличнигы” булу, “Өлкен укытучы” исемен алу, “СССР туристы” булу, бик күп медальләргә ия булу минем өчен зур бәхет. Ә мактау грамоталарым 50дән артык, барысын да истәлек итеп саклыйм. Җәмәгать эшләрендә ак¬тив катнаштым. Озак еллар райкомда пленум әгъзасы, мәктәптә 10 ел буе партоешма секретаре, шефларда агитатор, театрлар кую h.6. Үткән тормышымда халыкка, укучыларыма хезмәт итүемә бик тә шат. Лаеклы ялда булсам да хезмәттәшләрем, укучыларым белән тыгыз элемтәдә яшибез. Бу миңа көч һәм яшәү дәрте бирә.