Гайнетдинов Габдулла Гайнетдин улы – 1919 елның 14 маенда Актанышның Апач авылында туып, Киров авылында яши. 1939 елда ил армиягә чакырыла, 2 ел тулганда, сугышка кереп китә.
Гайнетдинов Габдулла Советлар берлеге маршалы Константин Рокоссовский атлы җәяүле гаскәрендә хезмәт иткән. Польша башакаласы Варшаваны алуда катнаша, җиңү бәйрәмен Берлинда каршылый. Сугышны ул лейтенант дәрәҗәсендә тәмамлый.
Өченче дәрәҗә Дан, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Варшаваны азат иткән өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Кире авылга 1946 елда гына кайта. Совхозда бригадир булып эшли. 1979 елда лаеклы ялга чыга. "Аеруча хезмәт курсәткән өчен" медаленә лаек була. Тормыш иптәше Фәүзия белән 3 кыз, 2 малай тәрбияләп үстерәләр. 2014 елның 12 маенда 95 яшендә вафат була.
Татарстанда барлыгы 43 Дан ордены кавалеры булган, шуларның берсе – Гайнетдинов Габдулла Гайнетдин улы.
Фотода: Габдулла бабайның оныкчыгы Сәйдә