1919 елның 14 маенда Апач авылында туа, Кировта яши.
1939 елда ил алдындагы бурычын үтәргә чакырыла, 2 ел тулганда, сугышка кереп китә.
Польша башакаласы Варшаваны алуда катнаша.
1946 елда Киров исемендәге совхозга кайта. Җиңү бәйрәмен Берлин янында каршылый.
"Варшаваны азат иткән өчен" , "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре, III дәрәҗә Дан, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.
Хәрби дәрәҗәсе-лейтенант.
Терлекчелек буенча бригадир булып эшли.
1979 елда майсызландырылган коры сөт заводыннан лаеклы ялга чыга.
"Аеруча хезмәт курсәткән өчен" медаленә лаек була.
Хатыны Фәүзия белән 3 кыз, 2 малай тәрбияләп үстерәләр.
Үлгән көне- 12.05.2014 ел.