1924 елның 27 июнендә Рангазар авылында туган.
Армиягә Җәүдәт 1942 елның августында алына. Хәрби хәзерлек үткәннән соң, 1943 елның май аенда, Козельск шәһәре янында барган сугышларда беренче тапкыр дары исен исни. Шул беренче сугышта ук яраланып, байтак вакыт госпитальдә ята. Сәламәтләнгәч яңадан дошманны кыйнавын дәвам итә.
Яшь егет фронтта көндәлек алып бара. Шул көндәлектән бер өзек китерәбез.
"Бервакыт мине өлкән лейтенант Галкин чакырып алды:
- Рядовой Найнетдинов, алгы сызыкка барып, дошманның урнашуында үзгәрешләр барын белеп кайтыгыз!
- Есть!
Кулыма винтовка һәм граната алып, куе урман эченнән таныш булмаган сукмак буйлап алгы сызыкка юнәлдем. Берәүнең йөгереп килгән тавышын ишетеп, туктап калдым. Винтовкамны әзерлектә тотып, агач арасына кереп постым. Озак та үтмәде, сукмак буйлап беренче взводтан булган яшь солдат Кузьмаковның ашыгып килүе күренде. Каршысына чыгып: "Кая йөгерәсең?" - диюемә, ул: "Немецлар!" - дип, йөгерүен дәвам итте. Нинди карарга килергә белми торганда, якында гына: "Рус, бирел, кулларыңны күтәр!" - дип кычкырган тавышка, кинәт кенә уңга борылып карадым. Миннән ун-унбиш адымда гына куак арасында автомат көпшәсе һәм штык ялтырап киткәне күренде. Башымнан яшен тизлеге белән мең төрле уй үтте. Сул кулым белән гранатаның боҗрасын тартып, әлеге куаклыкка ыргыттым, үзем җиргә аудым. Исән калган гитлерчылар ут ачтылар. Мин, куаклык яныннан китеп, үзебеәнең рота урнашкан урынга ашыктым. Фашистларны без тулы хәзерлек белән каршы алдык. Аларның көтмәгәндә һөҗүм итеп ротаны юк итәргә дигән планнары барып чыкмады: өч кешеләре үтерелде, унбере әсирлеккә төште".
Шушы бәрелештә соң Гәйнетдинов Җәүдәт "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Бу вакытта аңа әле 19 яшь кенә була.
Проня елгасын кичеп плацдарм алуда күрсәткән батырлыклары өчен ул икенче мәртәбә "Батырлык өчен" медаленә лаек була. Аннан соң Варшаваны азат итү, Краков, Веймар, Дрезден һәм, ниһаять - Берлин.
Безнең гаскәрләрнең алга баруы өчен бик мөһим булган зур мәйданны гитлерчылар бертуктаусыз утка тоталар. Разведка дошман ут нокталарының подвалга урнашканын хәбәр итә. Аны юк итү бурычы Җәүдәт хезмәт иткән ротага йөкләнә.
Рота командиры подвалның икенче ягыннан җитез генә һөҗүм итәргә дигән карарга килә Бу операциянең башында ук рота командиры һәлак була. Подразделение белән җитәкчелек итүне Җәүдәт үз өстенә ала. Подвалны танкка каршы гранаталар белән "эшкәрткәннән соң", алар күп кенә дошман солдатларын һәм коралын кулга төшерәләр. Безнең гаскәрләргә яңадан алга барырга мөмкинлек туа.
Бу бәрелештә Җәүдәтнең якташы һәм иң якын дусты ефрейтор Сәмигулла Юнысов каты яралана. Өч ел буе бергә булган сугышчан дусларның сукмаклары аерыла.
Җиңү көнен рядовой Җәүдәт Гәйнетдинов Берлинда - җимерелгән рейхстаг стеналары янында каршылый.
Тыныч хезмәткә ул бары 1949 елда гына әйләнеп кайта.
Рафис Могыйнов, "Тимер ташкынга каршы", Яр Чаллы, 2008