Әниләре биш баласын ятим итеп бакыйлыкка күчкәндә, иң кечеләренә әле өч яшь тулмаган була. Үги әниләре сабыйлар бәхетеннә бик кешелекле булып чыга, аны әле дә җылы сүзләр белән искә ала Гөлнур апа. Бөек Ватан сугышы чорында әтиләре хәрби заводта эшли, абыйлары фронт юлларын үтәләр. Сугыш чорында хисапчы булып эшләүче күршесе Галиулла абый ярдәме белән, кыз хат, гәҗитләр таратучы булып эшкә яллана. Аның өчен 200 грамм он бирәләр һәм 1 хезмәт көне языла. Дүртенче сыйныфка укырга бармыйча, кыз шушы хезмәтне башкара. Гөлнур апа 4-7 сыйныфларны Карашай мәктәбендә тәмамлый. Сугыштан кайткан абыйлары түләп, аңа урта белем алырга ярдәм итәләр. Аннан соң Бөгелмә сәүдә техникумында укый, Сарысаз Тәкермән, Нөркәй, Сөлек авылларында эшли. Тормыш иптәше Сабур белән гаилә корып, балалар үстерәләр. Тырыш тыл ветеранының хезмәт юлын күп санлы Мактау кәгазьләре, медальләре яктырта. 90 яшен тутырган Гөлнур апа бүгенге тормышка куанып, шөкер итеп яши.