Гайсин Алмас Галиевич
1931 нче елда Ленин-Бүләк авылында туган. Кәрәкәшле мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлаган. Укыганда каникул вакытында колхозда эшләгән, җир тырмалаган, урманнан утын ташыган, икмәк урган, кыш көннәрендә утын ташыган. 10 нчы сыйныфны тәмамлагач Бөгелмә шәһәрендә 2 ел укыган. Математика укытучысы булып 2 ел эшләгән һәм Казан педагогика институтының математика бүлеген тәмамлаган. Кәрәкәшле авылында математика укытучысы, завуч, директор булып эшләгән. Шуннан соң партком рәисе булып 9 ел эшләгән. Аннан соң кире мәктәптә математика укыткан, директор булып эшләгән.