Газдалов Мәхмүт Газдалетдин улы
Истәлекләр
Ул Морбаш авылында игенчелек һәм терлекчелек белән шөгелләнүче Газдалетдин һәм Таифәләр семьясында бишенче бала булып туган. Әткәе кыш көнендә ферма малларын караган, җәй көнендә шуларны көтүдә көткән. Әнкәе җәй көнендә игеннәрнең чүбен утаган, ураган, ә кышын амбарлардагы ашлыкларны җилләтеп чүпләрдән аерганнар. Балалар һәммәсе башта үзе сеңлесен, энесен ашарга, эчәргә, утырырга, йөрергә өйрәткәннәр.
Сугыш башланганчы Хәнифә апасы Перьмгә, Зиннур абыйсы Магнитогорскийга киткәннәр. 1942 елның апрелендә әткәйләрен армияга алганнар, декабрендә Мансур туган. 1944 елда Шәкүр абыйсын армиягә алганнар. Әнкәе чирләштерә башлаган. Бөтен ир ат эшләргә тиешле эшне 14 яшьлек Мәхмүткә эшләргә туры килгән, чөнки калган дүртесе аннан да кече. Семьяның яшәешен тәэмин итү өчен Мәхмүткә җиденче классны тәмамлагач, укуны ташларга туры килгән.
Бер ел колхозның төрле эшендә катнашкан. Ат белән җир тырмалау, силос базына яшел үлән ташу, саламны скертләү, ферма сыерларын көтү, сложная молотилкада ашлык сугу һ.б.
1945 нче елда Зиннур абыйсы сугышта уң кулын калдырып кайта. Ул Мәхмүткә Сарманга 8 нче класска укырга барырга куша. Бер елда бик күпне оныткан. Классташларын куып җитү бик авыр булган. Бигрәк тә рус телен, немец телен үзләштерә алмыйча интеккән.
1948 нче елда мәктәпне тәмамлагач математиканы яхшырак белгәлектән Алабуганы укытучылар институтының физмат факультетына укырга кергән. Рус телен белмәгәч уку бик авыр булган.
1950 елны институтны тәмамлагач, направление белән Иске Кәшер урта мәктәбенә укытырга кайткан. Кәшер мәктәбе 10 еллык мәктәп итеп 1948 елда гына ачылган. 10 нчы класс укучылары арасында, Сарман ерак булганлыктан укый алмыйча йөргән Күтәмәле, Имән, Салкын Алан, Иштирәк һ.б. авыллардан килеп укучы аның яшьтәге укучылар да булган. Кәшердә аңа Низамиев Мөҗип Тазиевичны, Ахмадиев Вагыйзны, Хөснуллин Мөнәвир Фатыховичны, профессор Миннегулов Хатыпны укытырга туры килгән.
1951-1953 елларда Читада элемтә полкында хезмәт иткән. Полк мәктәбен тәмамлаган. Кабель һәм һава линияләрен сузарга өйрәнгән. Морзе алфавиты белән бодо аппаратында һәм радиоэлемтә оештырырга. Аннан хәрби министрның аерым приказы белән урта техник белемле һәм югары белемле солдатларны офицерлыкка цйрәтә башлаганнар. Анда устав, строевая подготовка, картография, элемтә оештыру, сугышны алып бару һәм башкаларны өйрәнгәннәр. Соңынна яңа килгән солдатлар белән практика узганнар. Офицер запаса младший лейтенант связи званиясен биргәннәр. Армиядә калсагыз, ике айдан лейтенант званиясы бирәбез дигәннәр. Ул, дипломым бар дип укытырга кайткан.
Ике атна ял иткәч, 1953 елның 12 октябрендә Кәшердә укыта башлаган. 1954 елда КГПИның математика факультетына заочно укырга кергән. 1955-1956 уку елында аны Сарман урта мәктәбенә күчергәннәр. 1958 нче елда институтны тәмамлаган. 1959 нчы елда врач Җәмилә Гариповнага өйләнгән, ике кызы Фәйрүзә һәм Рәсимә бар.
Мәхмүт Газдаловичка физика, математика, сызым, астрономия, электротехника нигезләрен, ДТ-54 тракторын укытырга туры килгән. Укыту белән бер рәттән агитатор, пропагандист булып эшләгән. Галәм төзелеше, американың СОИ планы, атом коралының тәэсирләре, илебезнең космос очышлары өлкәсендәге уңышлары турында авылларда лекцияләр белән йөргән. Волейбол һәм шахмат буенча район ара ярышта “Ворошилов” һәм Мөслим районнарында булганнар. Район күләмендә мәктәп һәм учреждение командалары арасындагы волейбол ярышларында катнашкан. 15 ел пионерлар йорты каршындагы фото түгәрәген җитәкләгән. Базадан бик күп техник средстволар алып кайткан. Яңа техник чаралар белән укытучыларны таныштырып, эшләү тәртибен өйрәткән. Яхшы укытучы булырга тырышкан. Белемне тирәнәйтү өчен “Физика в школе”, “Квант” журналларын, “Учительская”, “Физика” һәм “Первое сентября” газеталарын, “Здоровье” һәм “Наш сад” журналларын, район газетасын алган.
1972 елда Мәскәүдә, МФТИда союз күләмендә оештырылган физика укытучыларның квалификаөиясен күтәрү уздырылган. Татарстаннан алар алты делегат була. Ул шунда беренче мәртәдә лазер нурын күрә. Истәлеккә импульслы генераторда тиен акчаны нур белән тиштереп кайта.
Мәскәү профессоры Разумовский җитәкләгән лаборатория урта мәктәпләрдә физика укыту программасын камилләштерү буенча илнең физиклары белән киңәшкән. Мәхмүт Газдаловичны фәнни кореспондент итеп тәкъдим иткәннәр. Ике ел Мәскәү белән хат язышып тәҗрибә уртаклашканнар.
24ел завуч булып эшләгәндә коллектив белән Сухомлинский, Шаталов, Амоношвили, Лысенкова, Макаров һәм башка новаторларның эш алымнарын өйрәнгәннәр. Гомумә методик панорама беләнн танышканнар. Шуо елларда республика укытучыларының дүртенче һәм алтынчы съездында катнашкан. Уку-укыту мөдире буларак производство киңәшмәләрен уздырган.
Балаларны хезмәткә тәрбияләү йөзеннән мәктәптә кооператив төзегәннәр. Директор Марс Семенович мәктәп ашханәсенә укучылар саныннан һәм номалардан чыгып, ел буена барлыгы күпме кишер, чөгендер, бәрәнге, помидор кирәклеген исәпләп биргән. Мәхмүт Газдалович уртача уңыштан чыгып күпме мәйданда утыртырга кирәклеген исәпләгән. Биологлар укучыларның яшь үзенчәлекләренә карап, аерым культураларны классларга бүлгәннәр. Эшне җиңеләйтү өчен утырту шаблоннары ясаганнар. Уңыш яхшы булган. Ашханәдән артканын балалар бакчасына биргәннәр.
Укучыларга дәресләрдә өйрәнелгән физика законнарының тормышта куланышын күрсәтү өчен ел саен “Сельхозтехника” мастеркоена, трансформаторлар подстанциясенә, май заводына, Уруссу һәм Зәй ГРЭСына экскурсияләр оештырганнар.
25 ел район физикларының секөиясен җитәкләгән. 1974-1998 елларда Сарман урта мәктәбенең завуч вазифасын башкарган. 57 ел эшләгәннең соңында 2007 сентябреннән ялга чыккан. 12 ел Татарстан Республикасы югары суының Сарман район халык утырышчы вазифасын башкарган.
Яхшы һәм тырыш хезмәте өчен Мәхмүт Газдалович күп мәртәбә бүләкләнгән:
1947 ел – медаль “За доблестный труд в ВОВ за 1941-1945 гг”,
1970 ел – медаль “За доблестный труд в ознаменование 100-летия В.И. Ленина”,
1974 ел – значок “Победитель социалистического соревнования”,
1975 ел – значок “Отличник народного просвещения РСФСР”
1984 ел – медаль “Ветеран труда”,
1987 ел – значок “Отличник просвещения СССР”,
2000 ел – “Памятный знак Республики Татарстан в честь 55-й годовщины победы в ВОВ 1941-1945 гг.”
Ул бүгенге көндә яшелчелек һәм умартачылык белән шөгелләнә. Аңа яшәргә ярдәм итү өчен “Шәфкать” оешмасы Закирова Сәвияне билгеләгән. Рәхмәт аңа яхшы хезмәте өчен.
Газдалов Мәхмүт һәм аның туганнарының тормыш юлы белән тулырак танышырга теләүчеләргә Равиль Гимадиевның “Без авыл балалары” исемле китабын укырга тәкъдим итәбез.