Газизова Мөнәздаhа Гариф кызы 1924 нче елның нояберендә туа. 1932 нче елда 1нче класска укырга керә. 7 нче классны тәмамлагач ФЗУга бара. Казаклар авылында бер кыш тракторчылыкка укып, яз көне кайтып тракторда эшли башлый. Сугыш вакыты - бик авыр вакытлар. 5 ел тракторчы булып эшли. Яхшы эшләгән өчен бүләкләр, грамоталар, медальләр белән бүләкләнә. "Сугыш беткәч,төрле эшләр башкардык. Колхозның тракторлары юк, МТС тан ике трактор бирәләр иде," - Мөнзәдәhа Гариф кызы.
Колхоз үзенең техникасын булдыргач, колхозчыларның кул хезмәтеҗиңеләя.Мөнзәдәhа Гариф кызы соңгы елларда колхозда төрле эшләрдә эшли. Хәзер лаеклы ялда