Иске Минзәләбаш авылында яшәүче тыл ветераны Гильфанова Раҗия Нурулла кызы һәм балачакларын сугыш урлаган йөзләгән, меңләгән яшүсмерләр хакында китаплар язарлык. Раҗия апага тугач та таныклык алмыйлар әле. Әнисенә агач авып имгәнгән әтисен дә тәрбияләргә кирәк була. Балалары бәхетеннән терелә Нурулла абый. Тик сугыш башлангач, аксак дип тормыйлар, фронтка алалар. Соңгы хаты Смоленск яныннан килә. Әниләре дә сәламәтлеккә туймый, балаларына иртә кул арасына керергә туры килә. Мәктәп яшендәге Раҗияне комбайнер ярдәмчесе итеп куялар. Басудан таш та җыялар, салам эскертләүдә дә эшли балалар. Ач көе чүп утарга да йөриләр. Алар ашамаган үлән калды микән ул елларда. Шуңа да, кәҗә сакалы, кычыткан, балтырган, тузганаклар ашап ач үлемнән калган буын, бүгенге тормышларына шөкер итеп яши белә. 19 яшендә Раҗия апаны Горький якларына торф чыгарырга җибәрәләр, бу сезонлы эштә 5 ел йөриләр алар. 2 ел Сүбәләк урманнарына агач кисәләр. Колхоз эшеннән дә калмыйлар, чөгендерен дә утыйлар, яшелчәсен дә үстерәләр. 15 ел балалар бакчасында хезмәт куя Раҗия апа. Кияүгә чыгып, 3 бала үстерә. 40 яшендә тол калган Раҗия апаның тормышы җиңелләрдән булмый. Ире вафатыннан соң 9 ел кайнанасын тәрбияли, улын юл һәлакәтендә югалта. Әтиләре вафат булганда 6 яшь һәм 6 айлык булып калган оныкларын үстерешә. 30 елга якын килене Фәүзия белән яши. Шәфкать туташы булып эшләүче килененең яңа никахына хәер-фатихасын бирә, аның ире Фәритне үз улыдай якын итеп яши. 5 вакыт намазын укып, кулыннан килгәнчә ярдәм итеп, сабыр гына яши Раҗия апа. Кызлары Хәмдия белән Мөнҗиягә дә, онык, оныкчыкларга да ишекләре һәрвакыт ачык, йөзләре якты бу гаиләнең.