Минсара апа 1923 елның 15 июнендә Карамасар авылында дөньяга килә. Минсара апа бала чагыннан ук колхозда эшли башлый. Чүп утауда, җир тырмалауда, урак уруда, көлтә бәйләүдә катнаша. 1940 елда үз теләге белән Урал якларына шахтага китә. Берникадэр хезмәт куйганнан соң 1941 елда Серов шәһәрендәге хәрби заводка күчә.
– Иң авыр еллар булды бу. 16 сәгать буе станок артында басып торып, эшли идек. Тәүлек буе хезмәт иттек, - дип искә ала ул бу елларны. Туган авылына кайткач та, Минсара апа җаваплы эшләрне башкара. Озак еллар колхозда бригадир булып эшли. Нуретдин абый белән гайлә корып, 6 балага гомер бүләк итә. Кызганыч, 4 баласын ул мәңгелеккә югалта. Бүгенгече көндә ул Әсхәт тәрбиясендә гомер кичерә.