1922 елның 5 нче апрелендә Карамасар авылында ишле гайләдә туа. Әтисе сугыш башлангач хәбәрсез югала, әнисе дә 45 яшендә авырып үлеп китә. Алар гайләдә 5 бала калалар Мөнирә апа олы апалары булу сәбәпле, гайләдә барлык авыр хезмәт аның җилкәсенә төшә, 12 яшеннән фермада эшли башлый. Урак ура, урман кисә, окоп казый туганнарын тәрбияли. Ире Ярһәм сугыштан яраланып кайткач, ана кияүгә чыгып 9 бала таба. Тугыз баланы аякка бастырып тормыш юлына чыгаралар. Ярһәм абыйны һәм кайнанасын тәрбияли. Фермада сыер сава, сарыклар һәм тавык фермаларында эшли. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә, кызы тәрбиясендә гомер кичерә.