Гимаев Миргасим Гимай улы
1925 елның 30 мартында Ворошилов районы Зикән Күль авылында туган. 1943 елның 4 январеннән 1945 елның 31 сентябренә кадәр Ерак фронтта була. 1948 елның 30 ноябреннән милиция бүлегендә участковый булып эшли башлый. 1965 елда Алабуга шәһәренең махсус милиция мәктәбен тәмамлый. 1988 елның февралендә подполковник чинында отставкага чыга. Сарманда яши.
Бөек Ватан сугышы ордены, “Японияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.