Гыйниятова Миңнегөлсинә Камәр кызы Апас районы Дүртиле авылында 1932елның 25 гыйнварында туган. 4 классны бетереп, бозаулар караган, нинди эшкә кушсалар да эшләгән, сер бирмәгән. Сугыш башлангач тормыш авырлыгы тагын да зурая. Кияргә, ашарга әйбер бетә. Кычыткан, черек бәрәңге,кузгалак,какы,кәҗә сакалы ашап көн күргәннәр. Авылда картлар, яшь малайлар,хатын – кызлар гына калганнар. Бөтен эш шулар җилкәсенә төшкән.Иң әйбәт атларны да сугышка җибәреп бетергәннәр. Хатын – кызлар, балалар эшкә кирәк булгач, сыер җиккәннәр.Аларны җигәргә өйрәтү бик кыен булган. Җәй буе колхоз эшендә эшләгән апайлар кыш көне урман кисүдә катнашканнар.Җитен, борчак йолкырга,печән әйләндерергә, көлтә бәйләргә йөргәннәр. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен башкарганнар. Илебез азат булсын, җиңү килсен дип, үз-үзләрен аямаганнар. Миңнегөлсинә апа гомере буе Түбән Барыш авылында хезмәт итеп яши. Шул авылның Гарифҗан исемле егетенә кияүгә чыгып, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге көндә кызы белән кияве тәрбиясендә яши.