Гле́бов Михаил Никодимович (29.5.1912, хәзерге Воронеж өлкәсе, Верхнехавск районы Зур Приваловка авылы - 15.8.1986, Казан), Социалистик Хезмәт Герое (1971).
Тәрҗемәи хәле
Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү югары техн. училищесен тәмамлый (1938). Хезмәт эшчәнлеген 1930 елда Владимир өлкәсенең Ковров шәһәрендә заводта слесарь булып башлый. 1940-41 елларда Мәскәү авиация заводында эшли. 1941-73 тә Казан авиация җитештерү берләшмәсендә: мастер, цех башлыгы урынбасары, цех, производство башлыгы, баш механик, контролёр, технолог, баш инженер (1960 тан), директор (1967 дән). Аның җитәкчелегендә предприятие үзгәртеп корыла, техник яктан яңартыла, Ил-62 самолёты модернизацияләнә, Ил-62М проектлана һәм аны серияләп җитештерү үзләштерелә. Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар. 1967-75 тә ТАССР Югары Совет депутаты.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре
СССР Дәүләт бүләге иясе (1971). Ике Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.