ӘГЪЛЕТДИНОВ Фәйзулла Хаҗи улы (15.3.1915, хәзерге Мөслим районы Бүләк авылы - 29.10.1988, Туймазы шәһәре), Советлар Союзы Герое (23.10.1943), өлкән сержант (1943). 1936-38 елларда Кызыл Армиядә Хәсән күле янындагы сугышта катнаша (1938). 1942 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, взвод командиры ярдәмчесе, сержант (40 нчы армиянең 309 нчы укчылар дивизиясе 955 нче укчылар полкы). Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украинаны азат итүдә катнаша. 1943 нең 22 сентябрендә Днепрны кичкәндә һәм уңъяк ярда плацдарм яулаганда батырлык күрсәтә. 1946 дан партия һәм дәүләт эшләрендә. Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Башкортстан Респ-касында Бакалы авылының бер урамына Әгълетдинов исеме бирелә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2; Ракипов Ш.З. Хранить вечно. К., 1980.