“Әти, хәтта, Казанга кадәр озата барды“, – дип искә ала ул. Сугышның иң кызган мәлендә Монголиягә килеп эләгә.
Аннан соң Японнар белән бәрелештә катнаша. Биредә аның кулбашы яралана. Владивосток шәһәрендә госпитальдә 4 ай ята. Сугыш тәмамлангач, хәрби хезмәттә кала. Туган нигезенә 7 елдан соң гына әйләнеп кайта. Иң элек туган авылында колхозда хезмәт итә. Райпода эшләп лаеклы ялга чыга. Ул тирә-якта оста умартачы буларак та таныш.