Әгъләмов Әгъләҗетдин Әгъләм улы 1909 елда Актаныш районы Илчебай авылында үзеннән соң туасы 6 малай һәм 2 кызга олы абый булып дөньяга килә. Репрессия чорында әтисез калалар, бөтен авырлык Әгъләҗетдинга төшә. Сонрак кайгыдан әниләре үлеп китә.
1930 елда курсларда укып, 1931 елның язында трактор белән беренче буразнаны сыза. МТС җитәкчеләре аны өч хуҗалыкка хезмәт күрсәтүче бригадага җитәкче итеп куялар. Ул чәчкәндә басуда чи урыннар калмас өчен чәчкечкә эз салгыч урнаштыра. Тагын бер яңалык кертә: "Универсал" тракторына, 24 дисклы чәчкечкә өстәп, тагын 10-12 дисклы чәчкеч тагып эшли. Бу хезмәт җитештерүчәнлеген 15-20 процентка күтәрә, шактый ягулыкны янга калдыра.
ТАССР ҮБКның 1932 елның 6 ноябрь Указы белән аңа "Социалистик төзелеш батыры" исеме бирелә.
1939 елда ВКП(б)нең өлкә комитеты делегациясе составында, МТСлар вәкиле буларак, Алтай өлкәсенә бара.
1940 елның 25 июлендә беренче Ленин ордены ала, ә икенчесенә исә 1942 елда яудагы каһарманлыгы өчен лаек була, анысын да М.И.Калинин үзе тапшыра. Әмма аңа сугыш кырыннан исән кайту язмаган. Ә 1943 елда аңа биреләсе III дәрәҗә Дан орденын бердәнбер исән энесе Мәхиян гаиләсенә 1991 елның маенда тапшыралар. Энеләреннән хуҗалык бригадиры Габделхак кына каты яраланып авылга кайту бәхетенә ирешә. Гыйләҗетдин, Габделислам хәбәрсез югалалар, ә Хөҗҗәтислам, Әбелмәгъдән һәлак булалар.