Гөбәйдуллин Сафиулла Сәлимулла улы (15.8.1929, Буа кантоны Тутай авылы), кран машинисты, Социалистик Хезмәт Герое (1971).
Тәрҗемәи хәле
1948-52 елларда Кузбасс шахталарында эшли. 1953-96 да Казан «Гидроспецстрой» идарәсендә электромонтёр, төзелеш техникасын ремонтлау слесаре, копёр машинисты, монтаж краны машинисты. Герой исеме капиталь төзелеш буенча бишьеллык план йөкләмәләрен уңышлы үтәгәне өчен бирелә.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре
Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.