Куян авылында, ишле гаиләдә дүртенче бала булып туа. Гөлбану Куянда башлангыч белем ала, урта мәктәпне Актанышта бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Аннан Минзәләгә юл ала. Педучилищега укырга керә.
Булачак гомер юлдашы белән дә шунда очраша ул. Зоотехникумда укучы Солтангол авылы егете Фатыйх Насыйров була . Педучилищены тәмамлагач, Гөлбану эшкә Солтангол авылына эләгә.
1940 елда мәгариф бүлегенә баш хисапчы итеп чакырыла. Ә 1943 елның июнь аенда фронтка китә. Гөлбану 1 нче Белоруссия фронтына җибәрелә. Украина җирендә авыл һәм шәһәрләрне фашистлардан азат итүдә, бик әһәмиятле күперләрне саклауда катнаша.
Сугыш тәмамлагач, Фатыйх белән тормыш коралар. Алар бергәләп Германиягә китәләр. Анда 2 елдан артык яшәгәч, Актанышка кайталар. Аларны Тат. Ямалы мәктәбенә укытучылар итеп билгелиләр.