1921 елда Кәзкәй авылында туа. 1940 елның 17 октябрендә хәрби хезмәткә чакырыла. 488 нче артиллерия полкында, 138 нче артиллерия полкында телефонист, 1 нче бүлекчәдә өлкән телефонист була. Җиңү көнен Калининградта каршылый. Сугыштан 1946 елның 25 июнендә кайта. Ефрейтор.
Кызыл Йолдыз ордены, Мәскәү оборонасы өчен, Батырлык өчен, "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
Кайткач лаеклы ялга чыкканчы район киночелтәрендә киномеханик булып эшли. Хезмәт ветераны. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, "Иң яхшы киномеханик", "Шеф-киномеханик" исемнәренә лаек.