1926 елның 3 нче мартында Аеш авылында туа, шунда яши.
1943 елның октябрь ахырында 17 яшендә сугышка китә. Украина фронтында, 281 нче зенит артиллерия дивизиясендә хезмәт итә. 1945 елда Җиңү көнен Бендер шәһәрендә каршылый. Сугыш беткәч Польша, Украинада төзекләндерү эшләрендә катнаша. 7 ел хәрби хезмәттә булып, 1950 елның октябрь аенда туган авылына кайта.
Ефрейтор булып хезмәт иткән яугирнең юбилей медальләре бар.
Авылда 1958 елга кадәр комбайнчы булып эшли. 1958 елдан хат ташучы хезмәтенә алына. 1986 нче елда лаеклы ялга туктый.
Тырыш хезмәтләре өчен Мактау кәгазьләре, медальләре белән бүләкләнгән. Исеме районның Почет кенәгәсенә кертелгән.
Хатыны Мөнәздәһә белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр.