Гозәеров Камил Сабир улы (27.6.1927, Арча кантоны Балтач авылы - 3.1.2005, Казан), оптик-механик, Социалистик Хезмәт Герое (1971).
Тәрҗемәи хәле
1941-98 елларда Казан оптика-механика заводында эшли. Герой исеме бишьеллык план йөкләмәләрен уңышлы үтәгәне һәм яңа техника җитештерүне оештырганы өчен бирелә. 1963-67 дә, 1971-75 тә ТатАССР Югары Совет депутаты.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре
Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.