Без - бүгенге матур тормышта яшәүчеләр илебезне фашистлардан саклаган сугыш ветераннарына мәңге бурычлы. Бу язма Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гарифҗан Ситдыйк улы Гәрәевнең якты истәлегенә багышлана. Ул 1918 елда хәзерге Тукай районы Әҗмәкәй авылында дөньяга килә.Ятим калгач аны Яхшыбай приютына китерәләр. Авылның мәрхәмәтле Җиһангәрәй бабае белән Мәйсорур әбие 3 яшьлек Гарифҗанны улыкка алалар. 1932 елда ул Иске Кәшер мәктәбенең 6 нчы сыйныфын тәмамлый.Тракторчылыкка укып,Карамалы машина-трактор станциясендә эшли.Гаилә кора. Аңа яшьлеген туган ягыннан еракта үткәрергә туры килә. 1939 елның сентябрь аенда аны Совет Армиясенә алалар. Хезмәт срогын тутырып туган ягына кайтам дигәндә, Бөек Ватан сугышы башлана.Ул 414 нче һәм 617 нче артиллерия полкларында хезмәт итә. Башта Иран белән Советлар Союзы чигендә торалар. 1942 елда ул Ростов на-Дону һәм Краснодар тирәсендә сугышларда катнаша һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 1943 елда Ростов янында каты сугышлар вакытында икенче мәртәбә шул ук медаль белән бүләкләнә.1944 елда дошманга каршы 1 нче Украина һәм Белоруссия фронтларында катнаша һәм “Кавказны саклаган өчен” дигән медаль ала. Минск шәһәрен азат иткәндә, “III дәрәҗә Дан” орденына лаек була. 1944-1945 елларда 2 нче Украина фронты составында алга бара.. Венгерияне азат иткәндә” Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Җиңүне ул Чехсловакиядә каршы ала. Будапешт өчен сугышларда катнашкан өчен аңа тагын бер медаль бирәләр. Авылдан чыгып китүенә 7 ел дигәндә, туган ягына кайтып керү бәхетенә ирешә. Тагын “Германияне җиңгән өчен”, Җиңүгә 20 ел, 30 ел, 40 ел” медальләре өстәлә. Кайткач, ул Яхшыбайда “Коммунар” күмәк хуҗалыгында- рәис, Киров исемендәге хуҗалыкта- бригадир,”Искра” колхозында ферма мөдире булып эшләгән. Пенсиягә Сарман авыл хуҗалыгы техникасы оешмасында эшләп,”Хезмәт ветераны” исеме алып чыга. Шундый матур тормыш бүләк иткән ветераннарның рухлары шат булып,тыныч йокласыннар.