Гәрәева Газизә Дәүләтгәрәй кызы 1912 елның 25 августында Сарман районы Кәүҗияк авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәктәбен тәмамлагач Иске Әлмәт авылында балалар яслесендә эшли. Аннан соң Карамалыда укытучы-тәрбиячеләр әзерләү курсларында укып, Колмәт мәктәбенә эшкә җибәрелә. 1930-1931 елларда Бондюгта химия техникумында укый. Районга кайтып Ләке, Каташ-Каран, Рангазар, Кәүҗияк, Бикмәт, Сарман мәктәпләрендә укытучы, тәрбияче булып эшли. Минзәлә педучилищесын тәмамлый һәм Казанда 1 еллык тарих укытучылары әзерләү курсларында укып белемен күтәрә.
Хромушин Прокофий Афанасьевич белән гаилә корып 3 бала үстерәләр. Күп мактау кәгазьләре, юбилей медальләре белән бүләкләнә. 1969 елда пенсиягә чыга. 2001 елда вафат була.