Гәрәева Мәбсүсә Миңнегали кызы 1927 нче елның 18 нче февралендә Азалак авылында дөньяга килгән. Кечкенәдән әти-әнисенә ияреп, эшләп үсә ул. Тимер, агач эшләренә оста әтисе аны балта эшенә дә, печән чабарга, ат җигеп, төрле эшләрне башкарырга да өйрәтә. Сугыш еллары кызларының өлешенә тигән торф чыгару, урман кисү эшләреннән дә калдырмыйлар Мәбсүсәне. Колхозның да төп терәге шул кызлар була.
Каташ Каран егете Әхмәтхан белән кавышып, гаилә кора Мәбсүсә апа, 4 бала үстерәләр. Бу авылда да үзенең уңганлыгын исбатлый ул: сыерын да сава, бозаулар да үстерә, тавык-чебешләр дә карый, гектары белән чөгендерен дә эшкәртә. Ул чөгендерләрне чиста итеп, машина арбасында буш урын калдырмыйча төяп тапшыра. Эскерт өстенә дә аны куя торган булалар. Аның кебек эскертне төп-төз итеп очлап куючылар сирәк була. Тырыш хезмәтен күп санлы Мактау кәгазьләре, орден-медальләре күрсәтеп тора. Көндезләрен эштә булса, кичләрен авылдашларына әзерләгән концерт, спектакльләрдә катнашырга да вакыт таба Мәбсүсә апа. Гомере буе каенанасын, ирен хөрмәтләп яшәгән хезмәт ветераны Мәбсүсә апа улы-килене тәрбиясендә гомер кичерә, балалары, 8 оныгы, 16 оныкчыгына куанып, бүгенге тормышка шөкер итеп яши.