1904нче 1нче гыйнварендә хәзерге Сарман районы Александровка авылында туган. 1923нче елны Казан шәһәреннән Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенә чакырыла. Команда составын камилләштерү курслары (КУКС) — СССР Кораллы көчләренең команда составының квалификациясен күтәрү өчен махсус хәрби уку йортында белем ала. Бөек Ватан сугышында катнаша, полковник дәрәҗәсенә җитә. Кызыл Йолдыз (1944), Кызыл Байрак (1944) орденнары, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале (1945), Ленин (1949), Кызыл Байрак (1953) орденнары белән бүләкләнә.