1915 нче елда Кәрәкәшле авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда төрле эшләрдә эшли. Аннан аны колхозлар оешкач, Көчле елга колхозының бригадиры итеп билгелиләр. Бригадир булып эшләү дәверендә яхшы күрсәткечләргә ирешүен исәпкә алып, шушы ук колхозның рәисе итеп куялар.
1939 елда фин сугышына китә. Аннан соң Ватан сугышы башлангач, сугышка керә, диңгез флотында хезмәт итә. 1944 елда “Батырларча һәлак булды” дигән хәбәре килә.