Гыйльфанов Гайнелхак Гыйльфан улы 1918 елда Уфа губерниясе Минзәлә өязе Мортыш Тамак авылында туган. 1940 елның мартында армия сафларына алына. Ул 1 ел хезмәт итеп кала, 1941 елда сугыш башлана. Сугышка 1941 елның июнендә керә. Ул Сталинградта барган каты сугышларда катнаша. 1943 елда “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнә. Батырлык, тәвәкәллек күрсәтә. Туган ягына дошманны җиңеп, 1946 елның июнь аенда кайта. 1946-1947 елларда колхозда хисапчы булып эшли. Аннары авыл Советы рәисе булып сайлана. Шул ук вакытта райкомда инструктор булып эшли. 1951 елда 5 авыл берләшеп, бер колхоз барлыкка килә. Колхозны җитәкләүче Гыйльфанов Гайнелхак була. Ул бу эшкә үзенең бөтен көчен, сәләтен бирә. Аннары аны кире райкомга чакырып алалар. Соңрак “Сталинчы” колхозында ферма мөдире итеп билгеләнә. Ферма мөдире булып 15 ел эшли. Пенсиягә чыккач та, учетчигы булып эшли. 1975 елның 5 мартында вафат була.