Гыйлфанова Мәдинә Нәбиулла кызы 1924 елның 8 мартында Күтәмәле авылында туа. Җиде сыйныфны бетерү белән хисапчылар курсын тәмамлап, колхозда бухгалтериядә эшли башлый. Зиһенле,тынгысыз җанлы кызны тиз күреп алалар һәм иң авыр тармак ларның берсенә – терлекчелек фермасына мөдир итеп куялар. Яхшы оештыручыкешеләр белән уртак тел таба белүче Мәдинә апа 1960 елда Яңа Имән авыл Советына рәис итеп сайлана һәм анда 1968 елга кадәр эшли.
1938 елда клубның бер почмагында ачылган“избач” тагы китаплар сугыш вакытында таралып, югалып бетә.1963 елда Гыйлфанова Мәдинә элеккеге Сарман районына караган Хуҗи авылыннан 2197 данә китап алып кайтып, яңадан китапханәне торгызып, ачып җибәрә. 1968 елда, яңа мәдәният йорты төзелгәч,китапханә өчен зур якты бүлмә бирелә. Мәдәният йорты директоры һәм “избач”мөдире булып Мәдинә апа 1974 елга кадәр эшли. Мәдинә апа оештырган “Киленнәр һәм биемнәр” кичәсеннән алган тәэсирләр озак еллар сагынып сөйләрлек була. “Тышта 40 градус салкын булуга карамастан, клубта алма төшәр урын да юк иде “,- дип искә ала авылдашлары.
Мәдинә апа ире Лотфулла белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Пенсиягә чыккач та ындыр табагында весовщица булып эшли, хуҗалыкта ревкомиссия рәисе вазыйфалары башкара. Гомер буе үз авылына, үз халкына фидакарь хезмәт куеп, 2009 елда 85 яшендә Күтәмәле авылында вафат була.