1930 елда Татар Суыксу авылында туган.
18 яшендә ФЗО га укырга китә.Кемерово ягындагы Сталинск-Кузнецк шәһәрендә балта остасы һөнәренә укый. Изге бурычын Норвегия белән чик буенда үти. Бүлекчә, взвод командиры, рота старшинасы булып 8 ел хезмәт итә. Ялга кайтып йөргәндә Мәскәүдәге туганы янында Алексеевск районы кызы Һәдияне гомерлек яры итә.
1960 елда Гыйльмановлар Казанга кайталар. Гаилә башлыгы ЖБИ-1 заводына эшкә урнаша. Ай ярымнан бригадир итеп куялар. Шушы урында 38 елдан артык эшләү дәверендә үзен данга,шөһрәткә күмә.
С. Гыйльманов егетләре җитештергән стена, түшәм, идән плитәләре күпкатлы йортлар, төрле биналар салуга китә. “Татарстан”кунакханәсе, КДУның 16,20 катлы укыту корпуслары, Г. Камал театры, нәшрият һ.б. биналарга, Төмән өлкәсендә, башка якларда калыккан корылмаларга аларның хәләл өлеше керә.
С. Гыйльманов 1966 елда Ленин орденына, 8 бишьеллык йомгаклары белән СССР дагы иң олы хөрмәткә- Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исемгә, ә 1975 елны 3 дәрәҗә Хезмәт Даны орденына лаек була.