“Мин 1926 нчы елның 26 августында Кабакса (Яңа авыл) авылында туганмын. Төрекләр мәктәбендә беренче икенче классны укыдым. Әтием үлү сәбәпле, өченче классны укый алмадым. Гаиләдә без өч кыз үстек. Безгә кечкенәдән үз көнебезне үзебезгә күререгә, тамак туйдыру ягын үзебезгә кайгыртырга туры килде. 1938 нче елны әнием үлде, безне күрше тирә апайлар карап үстерде, багыш- күреш иттеләр.Унбиш яшьтән Шелангир, Шемордан урманнарында урман кистек, кубометрга салып, сугышка җибәрә торган идек. Пленный немецлар белән эшләдек. Аларны автоматлар тоткан охранниклар саклап тора иде.Урман кисәргә Әтнә районыннан 45 кыз барган идек, ике кыз үлде. Агач баракларда яшәдек. Анан кайткач Мәскәү өлкәсенә Калинино шәһәренә торф чыгарырга җибәрделәр. Аякта шахта галошы, сазлыклы суда батып эшләдек. Аяк куллар шуңа беткәндер инде безнең.Анда өч ай эшләдек.Ашарга 500грамм чиле пешле ипи, кәбестәне кайнаган суга салып алып кына аш бирәләр иде, бер кашык ботка. Эчәргә су- торф суын тындырабыз да галош белән эчә идек.Бомбага тоткан тавышлар ишетелеп тора иде, кырыла адәм баласы дип кызганып, куркып елашып утыра торган идек. Без яшәгән баракта сторож булып эшләүче марҗаның “Девочки вставайте, война кончилась!” –дигән тавышына уянып киттек. Шатлыктан сөенештек,кочаклашып елаштык. Безгә өч көн ял бирделәр”.