Гыйльметдинова Маһира Зариф кызы 1924нче елның 29нчы апрелендә Тукай районы Сәет авылында дөньяга килә. Маһира апа Сәмәкәй мәктәбендә 7 сыйныф тәмамлый. Бу вакыйга ачлык елларына туры килә. Гаиләне туендыру өчен, аңа колхозга эшкә керергә туры килә. Чөнки гаиләдә 4 кыз һәм нибары 1 малай гына була. Баштарак бер эштән икенчесенә күчеп йөрсә, соңрак аны колхоз җитәкчесе агроном итеп билгели. Маһира апа сөтчелек фермасында үлчәүче, соңыннан сыер савучы булып эшли.
Сугыш башланганда Маһира апа Сәеттә була. “Сугышның баштагы чоры бик авыр иде, - дип искә ала Маһира апа. - Ашарга, өскә киенергә бернәрсә дә юк. Мәсәлән, - ди ул, - минем бер генә бишмәтем бар иде. Шуңа күрә мин аны хәтта йоклаганда да салмый торган идем. Ә барлык ризык – төрле үләннәр”. Ләкин шунысы кызганыч: сугыш аларның гаиләләрен читләтеп узмый: әтисе Зариф абый 1942нче елның апрель аенда сугышка китә һәм, озак та үтми, Смоленский шәһәрендә хәрби хәрәкәтләр вакытында вафат була. Соңрак, ягъни 1943нче елның язында, Маһира апаның тормыш иптәше Шәйхенур абый да Совет армиясе сафларына баса. Ләкин аңа да озак хезмәт итү насыйп булмый: 2 айдан яраланып кире кайта. Ә инде 1986нчы елның 13нче маенда якты дөнья белән хушлаша.
Маһира апа лаеклы ялга 1973нче елны чыга. Ул күп кенә медальләр һәм мактаулы кәгазьләр иясе.