Мин 1940 елны Мөслим районының Үрәзмәт авылында туганмын. Каһэр суккан сугыш. Мин илдэге миллионнарча сугыш елы балалары шикелле бер генэ мәртәбә дә кадерле сүз – “әткәй” сүзен кичерә алмаган 74 яшьлек әби – Гыйльметдинова Мәхтүмэ Нуретдин кызы. Әткәем сугышка киткэндэ мин 10 айлык сабый бала булып калганмын. Әткәебез безне – 10 яшьлек абыемны, 7 яшьлек кече абыемны, 3 яшьлек аапмны,мине,паралич сугып урын өстендә яткан әбекәйне калдырып калдырып сугышка китеп барган.
Әнкәй сөйли иде,көз көне бишәр-алтышар хатын безне – яшь балалрны - кабыктан ясалганбишекле бәләкәй арбага салып, басуга ашлык сугарга йөоргәннәр. Барып туктагач ,арбаларны эскерт ышыгына куйганнар. Һәркөнне алмашлап балаларны караганнар, өсләренә ябып , асларын алмаштырып,имезлек каптыра торган булганнар. Ә башкалары ашлык сугарга киткэннэр. Кичтән эш беткәч, арыган килеш,шул арбаны тартып,салкын өйдә көтеп утырган балалар,авыру әбекәй янына кайтып , әни кадәр йорт эшлэрен башкарган.
Мин сугыш беткәнне хәтерләмим, 5 кенә яшьтә булганмын. Шунысы хәтеремдә: күршедәге дус кызымның әтисе бер капчык әйберләр күтәреп сугыштан кайтты.Киемнәр ,күлмәкләр,хәтта авыз гармоны бар иде. Аның әтисе кайтты да амбар мөдире булып эшли башлады.Ул балалар безне кызыктырып ипи ашадылар. Ә без апа белән, аш пешерер өчен,көне буе кычытка яфрагы җыя идек. Басуга барып күтәрә алган кадәр балтырган үләне,кәҗә сакалы,нинди ашарга яраклы үлән бар – җыеп кайта идек.
Абыйлардан калган иске тун,өскә киндер күлмәк ,киндер яулык,аякка чабата киеп укырга йөри башладык. Мәктәпләр салкын,язарга иске китапның буш урыннары.Яз көннәре укырга барганда чабатага су үтеп ,көннәр буе юеш аяк белән утыра быз. Укудан кайткач,бәрәңге бакчалары ачыла башлагач,җир казып өшегән бәрәңге казырга чыгып китә идек.
Без бала чакта әтине дә,әнине дә курмәдек.Чөнки алар иртән без йоклаганда китәләр иде,кич аларның эштән кайтканын көтә-көтә караңгы тошкәч йоклап китә идек. Чөнки аларга һәркөнне норма-кул урагы белән иелеп 40 сотый икмәк урырга булган.Норманы үтәсәләр генә бер стакан он алганнар.Көндезләрен азрак ял итәргә туктагач,урманнан коры ботакалар җыеп утын хәзерли торган булганнар.
Кышкы суыкларда өйләр салкын,ягарга утын юк. Әнкәйләр көне буе эштә.Без апа белән учак ягып ашарга пешерәбез дә, казанны алып кеуп, кирпеченә утырып,аякларны җылы көлгә тыгып җылына идек.Ирләре сугыштан кайткан бәхетле хатыннар,алар бүген дә бәхетле.Ә безнен әнкәйләргә гомерлек ямьсез “ирсез хатын” ярлыгы тыгылып, барлык авыр эш алар өстендә булды.