1915 нче елда Кәрәкәшле авылында крестьян гаиләсендә туган.
1923 нче елда авыл мәктәбенә укырга керә. 4нче сыйныфны тәмамлагач, 12 яшьлек Исмагыйль колхозда төрле эшләрдә эшли. Аны кырчылык бригадасы бригадиры итеп билгелиләр. 1941нче елны сугышка китә.
1942 елда яраланып авылга кайта. Яралы килеш алты ай колхозда төрле эшләрдә эшли. Яралары төзәлгәч, сугышка китә.
1943 нче елның март аенда каты яралана. Сталининград өчен барган сугышларда минага эләгеп, ике аягы өзелә, ике күзе сукырая. Шушы яраларыннан соң инде ул туган авылына кайта алмый. Аны Йошкара-Ола шәһәренең гарипләр йортына урнаштыралар. Ул анда 25 ел яши.
Исмагыйль ага сугышта алган каты яраларыннан 1969 нчы елда 54 яшендә вафат була.