1919 елның 1 июнендә Шәбезбаш авылында туа.
1939 елда армия сафларына, анан Фин сугышына, 1941 елда Бөек Ватан сугышына алына.
1942 елда авыр яраланып туган авылына кайта . I дәрәҗә ватан сугышы ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә .
Җирлектә төрле җаваплы урыннарда эшли. "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнә.
Тормыш иптәше Миңлемәрвәр белән сигез бала тәрбияләп үстерәләр.